Хореография сәнгате: башлангычы һәм хәзерге заман

2019 елның 2 апреле, сишәмбе

2019 елның апрелендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең сәнгать бүлеге (Казан, Театр урамы, 5 йорт) Россиядә Театр елы кысаларында «Россия музыкаль театрлары тарихыннан сәхифәләр» дип исемләнгән күргәзмәләр циклын дәвам итә. Циклның чираттагы күргәзмәсе – «Бию сере. Хореография сәнгате» дип атала.

Бию – иң борынгы һәм үзенчәлекләргә бай сәнгать төре. Бию аша халык электән хис-тойгыларын, кәефен чагылдырган. Сәнгатьнең иң кызыклы, ачык, күпкырлы төре булган биюнең балеттан алып халык биюенә кадәр үткән юлы күргәзмәне караучылар өчен «Биюдәге тормыш» бүлегендә ачыла. Биредә тәкъдим ителгән басмаларда бию сәнгатенең барлыкка килүеннән алып хәзерге көнгәчә үсеш тарихы күзәтелә.

Вакытлар узу белән бию сәнгате үсеш алган, калыплары һәм өслүбләре буенча классик, тарихи-көнкүреш, эстрада, модерн, бал биюе дигән төрләргә бүленгән. Алар арасында халык биюләре (ул үз чиратында халык, фольклор һәм халык-сәхнә биюләренә бүленә) аерым урын алып тора.

Халык-сәхнә биюе театр сәнгатендә әкренләп үз урынын яулады. Музыкаль театр тарихында бу яманлау һәм танылу, түбән төшүләр һәм югарыга күтәрелүләр аша барды. Шушы хакта күргәзмәнең «Халык-сәхнә биюе» бүлеге сөйли. Күп кенә балетмейстерлар үз хореографияләренә халык биюләре темасын керткәннәр. Халык биюен үстерүгә Император театрларының атказанган артисты, театр реформаторы А. Горский зур өлеш керткән. Балетмейстер М. Фокинның халык-сәхнә биюе сәнгатьле, эмоциональ күренешкә әверелде. А.П. Бородинның «Князь Игорь» операсыннан «Кыпчак биюе» аның чын шаһәсәре булды.

Болар барысы да халык бию ансамбльләренең киләчәге өчен җитди алшарт булды. Әлеге ансамбльләр белән күргәзмәнең «Россиянең бию ансамбльләре» бүлегендә танышырга мөмкин. XX гасырда хореографлар, халык биюләре белгечләре, педагогларның тулы бер буыны барлыкка килә. Болардан икесе – 1937 елда Халык биюе дәүләт академия ансамблен төзегән И.А. Моисеев (бүген ансамбль аның исемен йөртә) һәм 1948 елда алга таба бөтен дөньяга танылган «Березка» Дәүләт академия хореография ансамблен оештырган Н.С. Надеждина. XX гасыр ахырында Россиядә яңа бию коллективлары барлыкка килә – В. Захаровның «Гжель» Мәскәү академия бию театры (1988); балетмейстерлар Г. һәм Ю. Царенко оештырган «Кострома» Дәүләт бию ансамбле (1994).

Бүген хореография сәнгате бер урында гына тормый. Бию бездә яши, ул камилләшә. Һәм иң мөһиме – бию шатлык китерә, бәйрәм рухы тудыра.

Күргәзмә 2019 елның 30 апреленә кадәр дәвам итәчәк.

Рәхим итегез!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International