«Тукай һәм театр»

4 апрель 2019 ел., пәнҗешәмбе

 

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең уку залында (Казан, К.Маркс ур., 36 йорт), татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көне һәм Россиядә Театр елы уңае белән, вакытлы матбугат бүлеге фонды басмаларыннан әзерләнгән «Тукай һәм театр» дигән тематик күргәзмә эшли башлады.

Тукай үзенең шагыйрьлек талантын, бөтен гомерен халык бәхете өчен көрәшкә багышлый. Татар профессиональ театрын тудыруда да бөек шагыйребезнең роле зур була. Ул тудырган әдәби образлар сәнгатьтә, музыкада, җырда, биюдә яңадан-яңа әверелеш-тормышлар белән яшиләр.

Күргәзмәдә «Азат хатын», «Совет әдәбияты», «Мәгариф», «Сәхнә», «Татарстан», «Мәдәни җомга», «Шәһри Казан», «Ватаным Татарстан», «Татарский мир» һ.б. газета-журнал битләрендә басылган мәкаләләр урын алган. Аларда Габдулла Тукайның театрга булган мөнәсәбәте, аның татар театрына нигез салучы Габдулла Кариев, Галиәсгар Камал, Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжскаялар белән бәйләнеше хакында кызыклы һәм әһәмиятле мәгълүматлар бирелә.

Күргәзмә 30 нчы апрельгә кадәр эшли.

Рәхим итегез!

  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования