Татарстан Республикасы Милли китапханәсе ресурслары экскурсоводларга ярдәмгә

2019 елның 11 апреле, пәнҗешәмбе

2019 нчы елның 10 апрелендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең мәгълүмат-библиография бүлегендә (Кремль ур., 33 нче йорт) «Комфест» өстәмә һөнәри белем бирү үзәгендә укучы экскурсоводлар төркеме өчен Мәгълүмат көне уздырылды.

Экскурсоводларга китапханәнең электрон каталогыннан, электрон  коллекцияләреннән, һәм башка белешмә-мәгълүмати ресурслардан мәгълүмат эзләү буенча киңәшләр бирелде.

Татарстан Республикасы Милли китапханәсе сайтының һәм «Татарстан Республикасы Милли электрон китапханәсе» порталының электрон мәгълүмати ресурсларына һәм башка интернет ресурсларга күзәтү ясау формасында «Татарстанның, Казанның күренекле урыннары» исемле презентация тәкъдим ителде. «100 штрихов к портрету города» («Шәһәр портретына 100 штрих») дисклар сериясе презентациясе кысаларында «Губернаторский дворец» («Губернатор сарае») видеоэкскурсиясеннән өзек күрсәтелде. Булачак экскурсоводлар шәһәрнең истәлекле урыннары турындагы басмалар һәм экскурсияләр уздыру өчен кирәкле булган методик материаллар күргәзмәсе белән таныштылар.

    

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International