«Тормыш авыр диеп зарланабыз…»

2019 елның 17 апреле, чәршәмбе

2019 елның 25 апрелендә 17.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында (Казан, Кремль ур., 33 йорт ) Татарстанның атказанган һәм халык артисты, Буа татар дәүләт сатира һәм юмор театрының сәнгать җитәкчесе Раил Садриев белән очрашу узачак.  

Кичә «Тормыш авыр диеп зарланабыз…» дип атала. Бу  җырлы-моңлы, аз гына юморлы тамаша булачак. Күренекле татар шагыйрьләренең шигырьләре, фәлсәфи монологлар яңгыраячак. Уйланырга, үз тормышыңа читтән карарга мәҗбүр итә талантлы артистның чыгышлары.

Көчле, киңкырлы шәхес белән аралашу, әлбәттә, һәркемгә кызыклы булыр дип уйлыйбыз. Матур, камил башкарылган әсәрләр тыңларга, зур талант иясе Раил Садриев белән якыннан аралашырга чакырабыз.

Рәхим итегез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International