«Китапханә төне»ндә кызыклы очрашу

2019 елның 24 апреле, чәршәмбе

2019 елның 20 апрелендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә «Китапханә төне–2019» акциясе булып узды.

 Бу – Россиянең һәм Татарстанның барлык китапханәләрендә, шулай ук музейларда, китап кибетләрендә уза торган зур мәдәни бәйрәм. Аның быелгы темасы «Бөтен дөнья – театр!» дип аталды.

Шушы чара кысаларында Милли китапханәнең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге «Хәзерге заман татар драматургиясе һәм театр» дигән «түгәрәк өстәл» утырышы оештырды. Филология фәннәре кандидаты, Казан университеты галимәсе, әдәбиятчы Миләүшә Хәбетдинова, журналист Рузилә Мөхәммәтова, театр тәнкыйтьчесе Айгөл Габәши, мөгаллим, Татарстанның атказанган артисты Инсаф Абдулла, Казан театр һәм музыка училищелары укучылары аның кунаклары-катнашучылары булды. Әлеге «түгәрәк өстәл»дә сүз хәзерге заман татар драматургиясе һәм татар театрларында куелган һәм куелачак әсәрләр турында барды, шулай ук аерым авторлар иҗатына һәм күренекле әсәрләргә анализ ясалды. Сөйләшү вакытында галимә Миләүшә Хәбетдинова хәзерге татар драматургиясенең заман таләпләренә туры килмәвен, театр сәхнәсендә күрсәтә алырлык әсәрләрнең иҗат ителмәвен ассызыклап үтте.

 Очрашу бик мавыктыргыч һәм кызыклы узды. Миләүшә ханым Хәбетдинова үзенең әлеге сөйләшүдән, студентларның драматургиягә карата белдергән мәгънәле фикерләреннән һәм сорауларыннан канәгать калуын әйтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International