Татарстан Республикасы Милли китапханәсе «Румянцев укуларында» катнашты

2019 елның 26 апреле, җомга

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге хезмәткәрләре 2019 елның 23 һәм 24 апрель көннәрендә Мәскәү шәһәрендәге Россия дәүләт китапханәсендә оештырылган «Румянцев укулары–2019» халыкара фәнни-гамәли конференциясе эшендә катнаштылар.

«Китапханәләр эшен цифрлаштыру: трендлар, проблемалар, перспективалар» секциясе эшендә катнашып, бүлекнең фәнни хезмәткәре Л.Н. Нәбиуллина «Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендә мәгълүмати технологияләр куллану тәҗрибәсе» дигән темага чыгыш ясады. Бүлекнең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Р.У. Елизарова исә укуларда катнашучыларны «Җыючылар, тикшеренүчеләр, саклаучылар. Китапханәләр һәм музейлар – тарих күзлегеннән» секциясе кысаларында «Татарстан Республикасы Милли китапханәсе: 1916–1940 еллардагы тарихи үзгәрешләр» дигән темага доклады белән таныштырды.

«Румянцев укулары–2019» халыкара фәнни-гамәли конференциясе, мөһим фәнни юнәлешләр турында фикер алышу мәйданы буларак, үз эшләренең остасы булган профессионалларның үзара аралашуына мөмкинлекләр ачты.

  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International