«Тормыш авыр диеп зарланабыз…»

29 апрель 2019 ел., дүшәмбе

2019 елның 24 апрелендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында Татарстанның халык артисты, Буа татар дәүләт сатира һәм юмор театрының сәнгать җитәкчесе Раил Садриев белән очрашу узды. «Тормыш авыр диеп зарланабыз…» дип аталган әлеге җырлы-моңлы, юморлы чарага Раил Садриев иҗатын хөрмәт иткән шигырь сөюче тамашачылар, аның иҗатташ дуслары җыелган иде.

Татар шагыйрьләренең шигырьләре, фәлсәфи монологлар күңел кылларын тибрәтте. Тамашачы Раил Садриевны йотлыгып тыңлады, артистка үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. Җырчы кызлар Айгөл Сәгыева белән Айсылу Җаббарованың чыгышлары кичәгә ямь өстәде.

Көчле, киңкырлы шәхес белән якыннан аралашу һәркемгә кызыклы булды. Тамаша яшәү белән үлем, язмыш, дөнья мәшәкатьләре, тормыш турында уйланырга мәҗбүр итте. Шигърият күңелне сафландыра, җаннарны чистарта, диләр – әлеге тамаша моны тагын бер кат исбатлады.

  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования