Швециядә яшәүче милләттәшебез бүләге

2019 елның 28 мае, сишәмбе

     

Швециядә гомер итүче милләттәшебез Түркәр Соуккан үзендә сакланып килгән китапларны 2019 елның май аенда Татарстан Республикасы Милли китапханәсенә бүләк итте.

Татарстан белән Швеция арасында дуслык мөнәсәбәтләре урнаштыруда һәм ныгытуда зур роль уйнаган җәмәгать эшлеклесе Түркәр Соуккан Финляндиянең Хельсинки шәһәрендә туа. Швециядә хокук белгечлегенә укып чыга. Аның әнисе ягыннан әби-бабалары – Нижгар өлкәсенең Сергач төбәге татарлары. XIX гасыр башында алар Финляндиягә күченә. Үз тамырларын төптәнрәк белү теләге Түркәр Соукканны татарлар турында эзләнү-тикшеренү эшләре башларга этәрә. Моңа дәлил: Түркәр ага бүләк иткән китаплар арасында аның Швеция татарларына багышланган мәкаләсе урын алган, Истанбулда урнашкан швед институты тарафыннан 1985 елда чыгарылган җыентык та бар.

Милләттәшебез бүләк иткән китаплар арасында швед, норвег һәм фин телләрендә басылган Коръән тәрҗемәләре, 1934 елда Истанбулда чыккан, бөек милләтче, җәмәгать хадиме Исмәгыйль бәй Гаспралы турында язылган «Gaspıralı İsmail bey», Анкарада 1971 һәм 1974 елларда чыккан «Türk dünyası el kitabı», «Тarihte türklük» китаплары бар. Фәлсәфә фәннәре докторы, публицист Әхмәтзәки Вәлиди Тоганның «Bugünkü türkili Türkistan ve yakın tarihi» китабын да күрергә мөмкин. 1942 елда Тампере шәһәрендә чыккан Коръән китабында наширенең һәм Төркиядә яшәп иҗат иткән милләттәшебез Габделбари Баттал-Таймасның «Ben bir ışık arıyordum» хезмәтендә бүләк итү автографлары булуы әлеге басмаларның безнең өчен әһәмиятен тагын да арттыра.

Тарихыбыз сәхифәләре яктыртылган, халкыбызның күренекле кешеләре турында язылган бу бибәһа басма ядкәрләр кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендәге «Татар мөһаҗирлеге тупланмасы»нда үзләренең лаеклы урынын алачак. Татарстан Республикасы Милли китапханәсе җитәкчелеге милләттәшебез Түркәр ага Соукканга әлеге кыйммәтле һәдия өчен үзенең олы рәхмәтен белдерә.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International