2019 елның 5 июнендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә бөек рус шагыйре Александр Сергеевич Пушкинның 220 еллык юбилеена багышланган «Мин сезне яраттым...» музыкаль кичәсе узачак.
Концерт программасында мәшһүр шагыйрьнең шигырьләренә язылган романслар яңгыраячак.
Башкаручылар: Татарстан Республикасының атказанган артисты Ригина Вәлиева (сопрано), Татарстан Республикасының атказанган артисты Алсу Барышникова (фортепиано), Айсылу Нуруллина (сопрано), Фәнис Мохтаров (баритон).
Концерт 16 сәгать 30 минутта башлана. Адрес: Казан, Кремль ур., 33 йорт.
Керү түләүле – 100 сум.
Рәхим итегез!