Пушкин әсәрләре геройлары

5 июнь 2019 ел., чәршәмбе

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең күргәзмәләр һәм мәдәни программалар бүлегендә (Казан, Кремль ур., 33 йорт) бөек рус шагыйре А.С.Пушкинның 220 еллыгына багышлап «Пушкин әсәрләре геройлары» дип аталган күргәзмә куелды. Китапханәчеләр, шушы форсаттан файдаланып, бөек рус шагыйре иҗатын тагын бер тапкыр барлап чыгалар, чөнки Пушкин исеме һәркемгә кадерле.

Вакыт уза, ләкин Пушкин мирасының бөтендөнья мәдәниятенә тәэсире елдан ел көчәя генә бара. Экспозициядә даһи шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлы, әдәби эшчәнлегенең әһәмияте турындагы белешмә материаллар тупланган. Пушкин әсәрләрен өйрәнү әдәбият фәненең яңа бүлеген – пушкиноведениене тудырды. Бу фәнни тармакка шагыйрьнең беренче тулы биографиясен язган Павел Анненков һәм замандашларының Пушкин турындагы истәлекләрен җыйган Петр Бартеневлар нигез салды. Күргәзмәдә аларның китаплары бар.

Экспозициянең төп өлешен Пушкин әсәрләренең каһарманнарына багышланган китаплар тәшкил итә. Шагыйрь үз иҗатында конкрет шәхесләргә еш мөрәҗәгать иткән. Пушкинның якыннары аңа зур йогынты ясаганнар. Күргәзмәдә дуслары һәм иптәшләре язган истәлекләр, мәкаләләр, хатлар урын алган. Анна Керн үзенең истәлекләрендә шагыйрьгә карата булган хисләрен тасвирлый. Н.Б.Горбачева «Прекрасная Натали» исемле китабында Пушкинның хатыны Н.Н.Гончарованың язмышын сурәтли.

Пушкинның тормыш сукмаклары безнең як аша да узган. 1833 елның сентябрендә ул ике көн Казанда Пугачев хәрәкәте белән бәйле тарихи урыннарны өйрәнә. Бу материаллар «Капитанская дочка» һәм «История пугачевского бунта» китапларын язганда кулланыла. Күргәзмәне караучылар, Казанны Пушкин күзләре белән күреп, шул чорны сурәтләгән альбом һәм башка чыганаклар белән таныша алалар. «Родина» журналының 2017 елгы 7 саны аерым игътибарга лаек, ул тулысы белән Пушкинның дусларына багышланган.

Безнең бурыч – китап укучыларда Пушкинны кабат уку теләге уяту, шагыйрь иҗатының фәлсәфәсен аңлаешлырак һәм якынрак итү. Тарихтан илһам алып яшәү һәркемнең кулыннан килә, күргәзмәгә рәхим итегез!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования