Татарстан китапханәчеләре өчен семинарлар

14 июнь 2019 ел., җомга

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең фәнни-методик бүлеге республика муниципаль китапханәләре хезмәткәрләре өчен «Проект эшчәнлеге» программасы буенча 4 семинар үткәрде.

Әлеге укуларда Татарстанның 23 муниципаль районыннан 80 китапханә белгече катнашып, Татарстан Республикасы Хөкүмәте грантларына һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының «Лидер» («Әйдәп баручы») һәм «Иҗади эзләнү» бәйгеләренә документлар әзерләү юнәлешендә белемнәрен арттырдылар.

Фәнни-методик бүлек хезмәткәрләре грантлар алуга килгән гаризаларга җентекле анализ ясадылар, аларны язганда барлыкка килә торган төп проблемаларны һәм хаталарны тикшерделәр. Аңлаешлы-анык мисаллар ярдәмендә проектлардагы «тискәре» һәм «уңай» якларны күрсәтеп, семинарларда катнашучыларның күпсанлы сорауларына җавап бирделәр.

Семинарларда катнашкан китапханәчеләр алган белемнәре өчен рәхмәт белдерделәр һәм әлеге чараның югары профессиональ дәрәҗәдә узуын билгеләделәр.

    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования