Татарстан Республикасы Милли китапханәсе «Милли казаныш буларак балаларның китап укуы» конференциясендә катнашты

17 июнь 2019 ел., дүшәмбе

2019 елның 14 июнендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсе вәкилләре «Милли казаныш буларак балаларның китап укуы» Төбәкара фәнни-гамәли конференциясе эшендә катнашты. Әлеге форум Татарстанның Республика балалар китапханәсе оешуга 100 ел тулу уңаеннан ТР Мәдәният министрлыгы булышлыгы белән Казан Ратушасында узды.

Залдагы кунакларны ТР премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, Россия дәүләт балалар китапханәсе директоры Мария Веденяпина сәламләде. Конференция эшендә шулай ук  ТР Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе, Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев, республиканың китапханә җәмәгатьчелеге вәкилләре, бөтен илдән балалар китапханәләре җитәкчеләре, балалар язучылары, китапчылык эше белгечләре катнашты.

Татарстан Республикасы Милли китапханәсе исеменнән бәйрәмдарларны китапханәнең директоры Сөембикә Җиһаншина котлады. Үзенең чыгышында ул Татарстанның Республика балалар китапханәсе коллективына алга таба матур үсеш һәм яңа иҗади уңышлар теләде.

       

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования