Сәламәтлек иленә сәяхәт

18 июнь 2019 ел., сишәмбе

2019 елның 14 июнендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең вакытлы матбугат бүлеге хезмәткәрләре Казан шәһәренең Киров районында урнашкан 15 нче татар гимназиясендәге «Нур» мәктәп яны лагеренда ял итүче 1–4 сыйныф укучылары белән очрашуда булып кайтты.

Китапханә фондларында сакланган газета һәм журналлардан алынган, сәламәтлек темасына кагылышлы кызыклы фактларны укучылар игътибар белән кабул иттеләр. Китапханәчеләр сәламәтлек өчен чисталыкның, көндәлек режимның, дөрес туклануның, спорт белән дус булуның аеруча зарурлыгы турында сөйләде.

Очрашу азагында лагерьда ял итүчеләр «Сәламәтлек – зур байлык, ул булганда гына кеше барлык теләк-омтылышларына ирешә ала» дигән уртак фикергә килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования