«Чыңгызнамә» – «Милли китап» нәшриятының яңа басмасы

26 июнь 2019 ел., чәршәмбе

Татарстан Республикасы Милли китапханәсе нәшер итә торган «Татар археографиясе» сериясендә «Чыңгызнамә» дип аталган китап дөнья күрде. Әлеге сериянең моңарчы чыккан китапларыныкы кебек үк, монысының да төзүчесе, басмага әзерләүчесе һәм эчендәге фәнни мәкаләләр авторы – археограф, текстолог Раиф Мәрданов.

«Чыңгызнамә»: тарихи дастаннар / төз. Р.Мәрданов. – Казан: «Милли китап» нәшрияты, 2019. – 288 б. – («Татар археографиясе» сериясе; 23 нче китап).

Китапта «Чыңгызнамә» («Дәфтәри Чыңгызнамә») исеме белән бер җыентыкта туплап йөртелгән «Чыңгыз хан нәселе», «Аксак  Тимер», «Гайса улы Амәт» һ.б. борынгы татар дастаннары нәшер ителгән. Төрле күләмдәге дастан текстлары 15 кулъязма күчермәдән тупланган. Аларның күпчелеге Татарстан Республикасының Милли китапханәсендә саклана һәм беренче мәртәбә басыла. Кереш мәкаләдә «Чыңгызнамә» китабының өйрәнелү тарихы, авторлык мәсьәләсе, кайсы чорга каравы, хәзергәчә сакланган күчермәләре турында һәм башка мәгълүматлар тәфсилләп язылган.

Фән дөньясында инде үзенең лаеклы урынын алган, тарих һәм филология галимнәре зур кызыксыну белән кабул иткән «Татар археографиясе» сериясенең бу китабы да татар халкының язма мирасын өйрәнүчеләргә файдалы булыр.

 

Мәгълүмат өчен:

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең «Милли китап» нәшриятында 2008 елда «Татар археографиясе» дип аталган махсус сериядә фәнни-популяр басмалар дөнья күрә башлады. Сериянең төп максаты – китапханәнең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендә саклана торган тарихи, әдәби һәм башка төр язма истәлекләрнең текстларын басмага әзерләп нәшер итү аша татар кулъязма мирасын таныту.Басма җыентыкларда кулъязма истәлекләрнең текстлары, фәнни мәкаләләр, кулъязмаларның тасвирламалары, искәрмәләр һәм русча резюме урын ала. Сакланыш дәрәҗәсе мөмкинлек биргәндә һәм ихтыяҗга күрә төп чыганакның күчермәсе – факсимилесы да – бастырыла. 2008 елдан 2019 елга кадәр «Татар археографиясе» сериясендә 23 фәнни басма дөнья күрде. Әлеге эш алга таба да дәвам ителәчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования