«Китапханә хәбәрләре»нең чираттагы саны басылып чыкты

2019 елның 26 июне, чәршәмбе

«Китапханә хәбәрләре» журналының 2019 елгы беренче саны дөнья күрде. Аның зур өлеше Бөгелмә шәһәре һәм районы китапханәләренең күпкырлы һәм нәтиҗәле эшчәнлеге белән таныштыруга багышланган. Журналны ачып җибәрүче мәкаләдә бай тарихлы китапханәләрдән саналучы Бөгелмә Үзәк китапханәсенең үткәне һәм хәзерге көне җентекләп тасвирлана. Төрледән-төрле әдәби һәм мәдәни кичәләрне, шагыйрьләр, язучылар, тарихчылар, рәссамнар белән китапханәдә уздырылган кызыклы очрашуларны чагылдырган, китапханәнең тәҗрибәле һәм үз һөнәрләренә тугрылыклы хезмәткәрләре турында сөйләүче мәкаләләр шушы өлешнең махсус сәхифәләрендә урын алган.

«Республика китапханәләрендә» рубрикасында Чаллы шәһәре, Тукай, Әлмәт,Кукмара, Югары Ослан районнары китапханәләренең өлкән яшьтәге китап укучылар һәм балалар белән үткәрелгән төрле чараларын тасвирлаган язмалар тәкъдим ителә. Алардагы эш тәҗрибәсе шәһәр һәм авыл китапханәләрендә хезмәт куючы китапханәчеләр өчен шулай ук кирәкле һәм файдалы булыр.

«Якутлар табыладыр вакыт белән» рубрикасында бөек рус язучысы А.С.Пушкинның тууына 220 ел тулу уңае белән махсус язылган мәкалә, шулай ук Татарстан Республикасы Милли китапханәсе кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендәге рус һәм көнбатыш әдәбияты бүлекчәсенең ретроспектив фондны тулы күләмендә электрон каталоглаштыру юнәлешендә алып барган эшчәнлеге турындагы язма урнаштырылган. «Китапханәләр һәм вакытлы матбугат» рубрикасында яшьләрне китап укуга, китапханәләргә җәлеп итү максаты белән уздырылган төрле кызыклы чаралар, Милли китапханәнең вакытлы матбугат бүлеге эшчәнлеге, чит телләрдәге әдәбият бүлегендә инглиз телле басмаларны куллану мөмкинлекләре турында җентекле мәгълүмат бирелгән. Журналны укучылар аның башка рубрикаларыннан да үзләре өчен кызыклы язмалар таба ала.

Күпсанлы фоторәсемнәр мәкаләләрнең эчтәлеген тагын да баета һәм аларны өстәмә мәгълүмат белән тулыландыра.   Журналның электрон версиясе белән сайтның «Китапханә турында» бүлегендәге «Нәшрият эшчәнлеге» бүлекчәсендә танышырга мөмкин.

http://kitaphane.tatarstan.ru/tat/bull.htm

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International