Алтын куллы осталар: Идел буе халыкларының һөнәрчелеге

2019 елның 2 июле, сишәмбе

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең күргәзмәләр һәм мәдәни программалар бүлегендә (Казан, Кремль ур., 33) июль ае дәвамында «Алтын куллы осталар: Идел буе халыкларының һөнәрчелеге» дип аталган күргәзмә эшли.

Һәр халыкның мәдәнияте аның һөнәрчелегендә ачык чагыла. Халык һөнәрләре – ул халык мәдәниятенең бер өлеше. Бездәге халыклар һөнәрләренең тарихы Идел буе Болгар дәүләте, Алтын Урда һәм Казан ханлыгы чорларыннан килә. Гасырлар дәвамында Идел буенда яшәүче халыкларның милли һөнәрләре булып зәркәнчелек һәм укалап чигү, күн мозаика, элмә һәм кыстырып тукучылык, агач сырлау һәм киез басу торган. Бүгенгә кадәр кәсепчелекнең күп төрләре халыкта сакланып калган һәм яши, осталарның эшләнмәләре тормышта кулланыла.

Экспозицияне Идел буе халыкларының һөнәрчелек тарихы турындагы китаплар ачып җибәрә. «Татарларның традицион сәнгати һөнәр-кәсепләре» дигән альбом аерым игътибарга лаек. Безнең җиребез осталарга бай булган, һөнәрчеләр үз осталыкларын буыннардан буынга тапшырып барганнар. Музейларда һәм гаиләләрдә кадерләп сакланучы бай мирасыбыз шул хакта сөйли.

Татар халкында мөстәкыйль һөнәр буларак алтын белән чигү сәнгате аерылып тора. Осталар түбәтәй һәм калфаклар, хатын-кызлар өчен бәрхет аяк киемнәре, тылсымлы янчыклар теккәннәр һәм чиккәннәр. Зәркәнчелек татарларда аеруча алга киткән булган. Казанда эшләнгән йөзек, алка һәм беләзекләр күп гаиләләрдә кадерле истәлек буларак саклана. С. Суслованың «Татарское ювелирное искусство» китабында зәркәнчелек һөнәре, хатын-кыз бизәнү әйберләренең төрләре, аларны ясау рәвеше тулы сурәтләнгән.

Халык һөнәрләре безнең көннәрдә дә үзенең тарихи юлын дәвам итә. Бүген төрле материаллардан халык осталары ясаган нәфис эшләнмәләр кешенең көндәлек тормышында киң кулланыла. Күп иҗат җимешләре татар халкының визит карточкасы булып тора.

Шамаилләр борын-борынгыдан татар йортларының түренә эленгән. Алар халыкның рухи мәдәниятен чагылдыралар, мөселман каллиграфиясе сәнгате төре булып торалар. Күргәзмәдә шамаилләр турында бай материал бирелә. Шулай ук Татарстан Республикасы Милли музее тәкъдим иткән «Татарстан Республикасы Милли музеенда шамаилләр коллекциясе (XIX гасыр ахыры–XX гасыр башы)» дип аталган бик матур альбом белән таныша аласыз.

Экспозициядә Идел буе халыкларының һөнәрчелеге турында күптөрле материаллар тәкъдим ителә. Халыкларның күңел байлыгы, күптөрлелеге декоратив-гамәли сәнгатьтә аеруча ачык чагыла. С. Лебедеваның «Удмурт халык чигүе» китабы, В. Минееваның «Чуваш бизәге» китабы һәм башка басмалар күпләргә кызыклы булачак.

Экспозиция Идел буе халыкларының тарихи-традицион мәдәнияте белән кызыксыну уятыр, шулай ук кемнәрнеңдер моңарчы булган белем-мәгълүматларын арттырырга ярдәм итәр дип ышанабыз. Рәхим итегез!                

     

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International