Александр Николаевич Радищевның тууына 270 ел

2019 елның 2 июле, сишәмбе

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында (Казан, Кремль ур., 33) кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге, А.Н.Радищевның (1749–1802) тууына 270 ел тулу уңаеннан, «Ул мәгърифәтче булыр өчен туган» дип исемләнгән китап күргәзмәсе куйды.

Александр Николаевич Радищев – прозаик, шагыйрь, философ, үзенең «Петербургтан Мәскәүгә сәяхәт» (1790) дигән әсәре белән киң танылган шәхес. Аның шулай ук «Иреклек» одасы, «Федор Васильевич Ушаков тормышы» повесте һәм башка фәлсәфи әсәрләре дә укучыларга яхшы таныш.

«Фетнәче, Пугачевтан да начаррак», – дип әйткән аның турында патшабикә Екатерина II, Радищевның «Петербургтан Мәскәүгә сәяхәт» дигән әсәрен укыгач. Ә бит әсәр язучының ун еллык иҗат җимеше. Радищев алпавытлар тарафыннан крестьяннарга карата эшләнгән барлык явызлыкларны бала чактан ук үз күзләре белән күреп, ишетеп үсә һәм Сенатта эшләгәндә дә туплаган бар тормыш тәҗрибәсен бу әсәрендә уртаклашып, ачынып яза. Ул крепостное правоның халык өчен никадәр хурлыклы һәм зыянлы икәнен аңлата. Әсәрне ул үз йортындагы шәхси типографиясендә бастыра һәм ул бик тиз арада укучылар арасында таралып та бетә. Китап дөньяга чыгу белән үк тыела һәм укучылар арасында яшерен рәвештә генә укыла.

1790 елның 4 сентябрендә Радищевны шушы әсәре өчен, Россия дәүләтенә каршы чыккан һәм дәүләткә хыянәт иткән кеше дип, кулга алалар һәм Себергә сөргенгә озаталар. Патша Павел I 1796 елда Радищевны сөргеннән кайтарта, аңа ирек һәм дәүләт хезмәтендәге хокуклар төзү комиссиясендә эш бирә. Тик барлык кешеләр өчен дә тигез хокук һәм хакыйкать өчен көрәшүче, язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Радищев үзенә тугры булып кала. Аңа кабаттан Себер турында исенә төшерәләр. Сөргендә саулыгын югалткан авыру Радищев бу янауларны күтәрә алмый, 1802 елның 12 сентябрендә вафат була.

Укучылар Радищев турындагы бу китап күргәзмәсендә аның башка фәлсәфи, икътисади һәм тәрбияви әсәрләрен дә таба алалар.

Галимнәр бүген дә Александр Николаевич Радищевның тормышын һәм иҗатын өйрәнүне дәвам итәләр, күргәзмәнең бер өлешен нәкъ менә шуңа багышланган хезмәтләр тәшкил итә.

Хөрмәтле китап сөючеләр! Сезне Милли китапханәнең Зур уку залында көтеп калабыз. Күргәзмә 1 июль дән 30 сентябрьгә кадәр эшли.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International