Минем гаиләм – минем байлыгым

3 июль 2019 ел., чәршәмбе

2018 елның июлендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Күргәзмәләр залында (Казан, Кремль ур., 33) ел саен 8 июльдә билгеләп үтелүче Бөтенроссия Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган «Минем гаиләм – минем байлыгым» күргәзмәсе эшли.

Без барыбыз да тормышта, шул исәптән гаилә тормышында да, бәхетле булырга телибез. Әмма гаилә бәхете җиңел генә бирелми – аңа ирешү өчен күп көч куярга кирәк. Бер-береңне кайгырту, йортны һәм балаларны карау, гаиләгә кирәкле керемне тәэмин итү кебек бурычларны үтәү мөһим. Безнең күргәзмә күпчелек кешеләр тормышындагы сорауларга җавап табарга ярдәм итәчәк:

– Ничек итеп бер-берең белән аралашудан шатлык алырга?

– Ничек юк-барга үпкәләшмәскә?

– Яшүсмер белән уртак телне ничек табарга?

– Никахны ничек саклап калырга? һ.б.

Экспозициядә ышанычка, аңлауга һәм үзара җаваплылыкка нигезләнеп балалар белән нәтиҗәле аралашу стиле булдырырга ярдәм итүче басмалар да шулай ук мөһим урын алып тора.

Күргәзмәдә гаиләдәге социаль мәсьәләләрне хәл итү, балаларны китап укырга өндәү буенча психологлар һәм педагоглар киңәшләрен үз эченә алган китаплар да тәкъдим ителде. Гаилә бәйрәмнәрен оештырырга булышучы кызыклы китаплар да күпләр өчен файдалы булыр дип уйлыйбыз. Татарстанның искиткеч матур гаиләләрен үрнәк итеп күрсәтүче материаллар шулай ук игътибарга лаек. Бары тормыштан алынган тәҗрибә генә яңа гаилә корган яшь парлар өчен мөһим тәрбия факторы булып хезмәт итә ала.

Күргәзмәгә рәхим итегез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования