Милли китапханә «Био» фестивальдә

2019 елның 16 июле, сишәмбе

Татарстан Республикасы Милли китапханәсе 2019 елның 13 июлендә Казан шәһәренең Кремль яр буенда үткәрелгән сәламәт яшәү рәвешенә, экологиягә һәм белем бирүгә багышланган «Био» фестивальдә катнашты. Милли китапханә берничә тематик зона тәкъдим итте:

«Укучы кеше: шәһәр мохитендә китап» күргәзмәсендәге кызыклы басмалар урбанизацияләнгән мохиттә кеше яшәеше, шәһәрнең мәдәни тормышы, техносфера, халыкның иҗтимагый мәнфәгатьләре, сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру, экология мәсьәләләрен яктыртты;

гаилә почмагында балалар белән килүчеләргә бай программа әзерләнгән иде. Китапханәчеләр интерактив әкиятханәдә А.С.Пушкин әкиятләрен рус телендә заманча итеп укуны тәкъдим итте. Балалар күпмедер мизгелгә әкият дөньясына чумдылар, сәнгатьле уку һәм гаҗәеп актерлык уены аша үзләрен әкият геройлары итеп тойдылар, аларның холык-фигыльләрен гәүдәләндерделәр;

– «Әкиятханә» кысаларында татар халык һәм чит ил әкиятләре белән танышу булды;

– «Китап эзләү» квесты  вакытында балалар катлаулы башваткычларны җиңел чиштеләр,  четерекле сорауларга җавап бирделәр;

– «Бармаклар театры» остаханәсендә фетрдан танылган әкият геройларын ясау балаларның да, өлкәннәрнең дә күңелләренә хуш килде. Алман әкиятчесе Вильһельм Гауфның «Карлик Нос» әсәре мотивлары буенча мастер-класс тәкъдим ителде.

Барлык теләк белдерүчеләр өчен китапханә хезмәткәрләре бердәм  укучы билетын, шулай ук «ЛитРес» электрон китап сервисы билетларын рәсмиләштерде. «Ирекле китаплар мәйданы»нда фестивальдә катнашучылар өчен теләсә нинди китапны сайлау һәм аны үзе белән алып китү мөмкинлеге дә тудырылган иде.

Милли китапханәнең «Китапханә паркта» программасы «Укы! Уйла! Сөйлә!» девизы астында узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International