«Мольер Татарстанда да билгеле»

2 август 2019 ел., җомга

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең сәнгать бүлеге (Казан, Театр ур., 5) Россиядә Театр елы кысаларында «Россиядә драма театры. Тарих һәм хәзерге заман» дип аталган күргәзмәләр циклын дәвам итә. Чираттагы күргәзмә Татарстанда рус һәм татар драма театрларының барлыкка килү тарихына һәм үсешенә багышланган.

Казан – Россиянең мәшһүр театр шәһәрләреннән берсе. Бу биредәге театрларның күпьеллык бай тарихы белән дә раслана.

Казанда профессиональ рус театры 1791 елда Россиядә беренчеләрдән булып барлыкка килә һәм бик тиз зур югарылыкка ирешә. Монда Михаил Щепкин, Павел Мочалов, Мария Савина кебек күренекле актерлар чыгыш ясый. XIX гасырның икенче яртысында Казан театры, шул заман шәхесләре раславынча, Россиядә иң яхшысы булган. Аның сәхнәсендә Федор Шаляпин, Василий Качаловның дебюты уза. Хәзерге вакытта Казандагы рус «классик» театры – В.И. Качалов исемендәге Казан академия рус Зур драма театры.

1906 елның 22 декабре тарихка татар театрының туган көне булып кереп калган. Милли театрга Габдулла Кариев, Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская, Нури Сакаев, Касыйм Шамиль һәм башкалар нигез салган. «Сәйяр» труппасы тамашачыларга күренекле Галиәсгар Камал, Гаяз Исхакый, Кәрим Тинчурин, Мирхәйдәр Фәйзи һ. б. авторларның пьесаларын тәкъдим иткән.

Заманча татар театры – шәһәребез һәм республикабызның мәдәни байлыгы. Аның иң кыйммәтле «хәзинәсе» булып зур иҗади потенциаллы актерлар тора. Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры Россиядәге милли театрлар арасында иң популярлардан санала. Шулай ук К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры да уңышлы эшли.

Күргәзмәдә республикабызның Бөгелмә, Әлмәт, Минзәлә, Яр Чаллы, Түбән Кама дәүләт театрлары эшчәнлеге белән дә танышырга мөмкин.

Күргәзмә 1 августтан 31 августка кадәр дәвам итәчәк.

Рәхим итегез!

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования