Татарстан Республикасының Чирмешән һәм Аксубай муниципаль районнары Үзәк китапханәләренә 100 ел

2019 елның 18 сентябре, чәршәмбе

2019 елның сентябрь аенда республика китапханәләре тормышында мөһим вакыйгалар булды – Чирмешән һәм Аксубай муниципаль районнарының Үзәк китапханәләре оешуга 100 ел тулуны билгеләп үттеләр. 13 һәм 17 сентябрь көннәрендә узган бәйрәм чараларында китапханә директоры Сөембикә Разил кызы Җиһаншина җитәкчелегендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсе вәкилләре дә катнашты.

Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районы Үзәк китапханәсен юбилей белән котлап, Сөембикә Разил кызы китапханә коллективына киләчәктә дә иҗади уңышлар теләде.

Аксубай муниципаль районы Үзәк китапханәсе юбилее Татарстанның беренче урман хуҗалыгы министры Александр Гуляев истәлегенә багышланган экология фестивале кыссаларында зурлап уздырылды. Татарстан Республикасы Милли китапханәсе директоры Аксубай китапханәчеләрен шулай ук юбилейлары белән котлап, китапханә эшен үстерүгә күп көч куйган өчен рәхмәт сүзләре җиткерде.

  

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International