Сәламәт тәндә – сәламәт рух

2019 елның 20 сентябре, җомга

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең вакытлы матбугат бүлеге хезмәткәрләре 2019 елның 19 сентябрендә Идел буе районының 83 нче лицеенда белем алучы 1 нче сыйныф укучылары өчен сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруга багышланган Мәгълүмат көне  уздырып, яңа уку елын ачып җибәрделәр.

Китапханәчеләр Татарстанның баш китапханәсе, аның тарихы, бүгенгесе һәм күрсәтелә торган хезмәтләр турында сөйләделәр.

Чара барышында укучылар Милли китапханә фондларында сакланучы, спорт тематикасына караган газета һәм журналлар белән таныштылар, дөрес туклану, спорт белән шөгыльләнү турында файдалы мәгълүмат  алдылар.

Очрашуның икенче өлешендә зур кызыксыну белән сәламәт яшәүгә багышланган шигырьләр укыдылар, табышмакларга җаваплар эзләделәр.

Чарада катнашучыларның барысы да Татарстан Республикасының бердәм укучы билетына ия булды.

  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International