Инглиз телен өйрәнү дәресләренә чакырабыз

2019 елның 20 сентябре, җомга

Татарстан Республикасы Милли Китапханәсе чит телләрдәге әдәбият бүлегендә (К. Маркс ур., 36 нчы йорт) балалар һәм яшүсмерләр өчен инглиз теле клубында дәресләр яңартыла.

 

Төркемнең модераторы-Нигериядән Стив Чуквурах Стефен. Ул ­- Казан (Идел буе) федераль университетының геология институты магистратурасы студенты, инглиз телен камил белә.

 

Дәрес барышында кече яшьтәге балалар уен формасында белемнәрен тулыландырачаклар. Югары сыйныф укучылары БДИга сыйфатлы әзерләнү мөмкинлеге алачаклар.

 

Яңа сезонда өч төркем оештыру планлаштырыла:

 

1.     Башлангыч төркем-7-12 яшь (1 дәрес - 45 мин.) - 50 сум).

 

2.     Урта төркем-13-14 яшь (1 дәрес - 45 мин.) - 50 сум).  

 

3.     Олы төркем-9-11 сыйныфлар (1 дәрес - 45 мин.) - 150 сум.

 

Барлык теләүчеләр белән очрашу 2019 елның 28 сентябрендә 16:00 сәгатьтә К.Маркс урамы  36 йорт адресы буенча узачак.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International