Америкадан килгән кунаклар белән очрашуга чакырабыз

1 октябрь 2019 ел., сишәмбе

2019 елның 3 октябрендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең чит телләрдәге әдәбият бүлегендә (Казан, К.Маркс ур., 36 йорт) АКШтан килгән укытучылар белән очрашу узачак.

Ирекле аралашу форматындагы очрашу барышында сез мәдәният өлкәсендә үзегезне кызыксындырган мәсьәләләр буенча фикерләшә аласыз. Әңгәмәнең фаразланган темалары – әдәбият, музыка, кино. Шулай ук катнашучыларга Американың мәдәни үзенчәлекләре белән танышу, бу ил турында булган стереотиплар, Россия һәм АКШ мәдәниятләрен чагыштыру кызыклы булачак.

Фикердәшләр даирәсендә аралашу сезгә гамәлдә инглиз телен камилләштерергә, лексиканы актуаль фразалар һәм гыйбарәләр белән тулыландырырга, инглиз теленең үзенчәлекләре турында белемнәрне киңәйтергә мөмкинлек бирәчәк.

Барлык теләүчеләрне 3 октябрь (пәнҗешәмбе) көнне 18:00 сәгатьтә К.Маркс ур., 36 йорт адресы буенча көтеп калабыз.

Керү бәясе – 50 сум.

Алдан язылу өчен телефоннар: (843) 292-50-49, 292-25-20.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования