Favorite English for little kids = сабыйлар өчен инглиз теле

1 октябрь 2019 ел., сишәмбе

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең чит телләрдәге әдәбият бүлегендә (Казан, К.Маркс ур., 36 йорт) нәниләр өчен инглиз теле дәресләре башлана.

Укыту программасы 15 дәрестән тора, анда А.А. Кузнецованың «Балалар өчен инглиз теле» эшләнмәсе кулланылачак. Дәресләр уен формасында узачак, аларның максаты – балада инглиз телен өйрәнүгә кызыксыну уяту һәм алга таба уңышлы уку өчен белем нигезләрен бирү. Мондый ысулның өстенлекләре шунда: уен формасы баланы телне теләп өйрәнүгә этәрә.

Дәресләр өчен сюжет булып «Өч дуңгыз баласы» дигән инглиз әкияте тора. Балалар әкият геройлары белән бергә уйнап, рәсем ясап, инглиз телен өйрәнәчәкләр.

Билгеле булганча, бала чит телне никадәр иртә өйрәнә башласа, аны шулай тизрәк һәм уңышлырак үзләштерә. Чит телне өйрәнүче балалар башка фән дәресләрендә дә яшьтәшләреннән алда бара. Аларның фикерләве һәм хәтере яхшырак була.

Әлеге дәресләргә 4-7 яшьлек балалар чакырыла.

Бер дәреснең бәясе – 150 сум.

Безнең адрес: Казан, К.Маркс ур., 36 йорт.

Язылу өчен телефоннар: (843) 292-25-20, 292-50-49.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования