Халыкның онытылмас фаҗигасе

3 октябрь 2019 ел., пәнҗешәмбе

2019 елның 1 октябреннән 31 октябренә кадәр Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең уку залында (Казан, К.Маркс ур., 36 йорт) вакытлы матбугат бүлеге сәяси репрессия корбаннарын искә алу көненә багышлап оештырган «Халыкның онытылмас фаҗигасе» дигән күргәзмә эшли.

 Күргәзмәнең максаты – репрессияләрнең хаксызлыгын, аның аша узган кешеләрнең гадәти булмаган ныклыгын һәм илгә тугрылыгын күрсәтү.

Илебездә Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне РСФСР Югары Советы 1991 елның 18 октябрендә кабул иткән «Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көнен билгеләү турында» гы карар нигезендә ел саен 30 октябрьдә билгеләп үтелә.

Бу көнне Россиядә милли, социаль һәм башка билгеләр буенча үз карашлары өчен сәяси репрессиягә дучар ителгән һәм тоталитар дәүләтнең башбаштаклыгы корбанына әверелгән кешеләрне искә алалар. Истәлекле чаралар, җыелышлар һәм митинглар уза, аларда сәясәтчеләр һәм җәмәгать эшлеклеләре, хокук саклаучылар, элеккеге сәяси тоткыннар, яшьләр, сәяси репрессияләр барышында һәлак булган һәм зыян күргән кешеләрнең туганнары катнаша.

Күргәзмә югары сыйныф укучылары, студентлар, укытучылар, репрессияләнгән гаиләләр әгъзалары, эзтабарлар, Россия дәүләте һәм хокукы белән кызыксынучы юристлар өчен дә кызыклы.

Газета-журналлардан торган әлеге күргәзмәдә Сталин идарәсе еллары, законсызлык, авыр һәм кырыс чор турында мәгълүматлар урын алган.

Күргәзмәгә рәхим итегез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования