Татарстан Республикасы Милли китапханәсе ресурслары экскурсоводларга ярдәмгә

3 октябрь 2019 ел., пәнҗешәмбе

2019 нчы елның 1 октябрендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең мәгълүмат-библиография бүлегендә (Кремль урамы, 33 йорт) «Комфест» өстәмә һөнәри белем бирү уку үзәге тыңлаучылары өчен Мәгълүмат көне узды.

Тыңлаучылар Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең басма һәм виртуаль мәгълүмат ресурслары белән таныштылар.

Алар өчен Татарстан Республикасы Милли китапханәсе сайтының һәм «Татарстан Республикасы Милли электрон китапханәсе» порталының электрон мәгълүмати ресурсларына күзәтү ясау формасында, «Татарстанның, Казанның күренекле урыннары» исемле презентация әзерләнде. Бу темага караган башка электрон ресурсларга да күзәтү ясалды. Китапханәнең электрон каталогыннан, электрон коллекцияләреннән һәм башка белешмә-мәгълүмат ресурсларыннан мәгълүмат эзләү буенча киңәшләр бирелде.

Экскурсоводлар шәһәрнең истәлекле урыннары турындагы басмалар һәм экскурсияләр уздыру өчен кирәкле булган методик материаллар күргәзмәсе белән таныштылар.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования