Инглиз теле клубында балалар һәм яшүсмерләр өчен яңа сезон

2019 елның 4 октябре, җомга

2019 елның 8 сентябрендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең чит телләрдәге әдәбият бүлегендә (Казан, К.Маркс ур., 36 йорт) балалар һәм яшүсмерләр өчен инглиз теле клубының беренче очрашуы узды.

Дәреснең модераторы – Казан (Идел буе) федераль университетының Геология институты магистратурасы студенты Стив Чуквурах Стефен –балалар игътибарына үзе һәм туган иле турында презентация тәкъдим итте. Стив белән танышканнан соң клубның һәр катнашучысы үзе турында кечкенә генә хикәя төзеде. Балалар актив рәвештә аралаштылар, очрашу аларның үзләрен иркен һәм ягымлы тотуы шартларында барды.

Бүлек хезмәткәрләре «Let’s study English» дигән кызыклы квест-уен үткәрде. Балалар зур кызыксыну белән маршрутның барлык этапларын үттеләр, зирәклекләрен күрсәттеләр, кызыклы биремнәрне уңышлы үтәделәр һәм хәрефләрдән инглизчә сүзтезмәләр төзеделәр.

Биремнәрне үтәү барышында балалар яңа лексика белән таныштылар һәм үз белемнәрен шактый арттырдылар. Чара дустанә һәм җылы атмосферада узды.

Инглиз телен өйрәнүдә тел киртәләрен җиңәргә теләүче балаларны һәм яшүсмерләрне инглиз теле клубында көтеп калабыз.

 

Безнең адрес: Казан, К.Маркс урамы, 36 йорт

Белешмәләр өчен телефоннар: (843) 292-25-20, 292-50-49.

  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International