Милли китапханә «Ризаэтдин Фәхретдин дәресләре» күргәзмәсендә

2019 елның 15 октябре, сишәмбе

2019 елның 11 октябре көнне Татарстан Республикасы Милли китапханәсе хезмәткәрләре дин эшлеклесе, галим һәм мәгърифәтче Ризаэтдин Фәхретдиннең тууына 160 ел тулуга багышлап «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының «Манеж» күргәзмәләр залында оештырылган «Ризаэтдин Фәхретдин дәресләре» дигән күргәзмәнең ачылышында катнашты.

Ризаэтдин Фәхретдин – иң күренекле затларның берсе буларак татар тарихында исеме алтын хәрефләр белән язылган бөек шәхес. Мәшһүр тарихчы-галим, әдип, педагог, журналист, шәрык белгече, фәлсәфәче, мәгърифәтче, имам. Аның акыллы мөфти, гадел казый булып милләтебезгә хезмәт итүен буыннардан-буыннарга риваять итәрлек.

Күргәзмәдә бу гали затның Милли китапханәдәге кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге фондында сакланучы китаплары һәм кулъязмалары да куелган. Әлеге китаплар арасында Ислам дине нигезләрендә төзелгән һәм мәгарифкә, тәрбиягә багышланган «Гаилә» (1902), «Адәбе тәгълим» (1908), «Нәсыйхәт. Олуглар вә бөекләр өчен» (1909), «Нәсыйхәт. Балалар өчен» (1908), «Китабе мөкаддимә» (1888), «Китабет-тасрыйф» (1887) һәм башка әсәрләр бар. Әдәп, әхлак, шәфкать, изгелек, итагатьлелек, кешелеклелек, намус, гаделлек кебек күркәм сыйфатлар тәрбияли торган «Тәрбияле хатын» (1909), «Әбел-Галә әл-Мәгарри» (1908), «Мөхәммәд» (1909), «Сәлимә яки гыйффәт» (1899), «Тәрбияле ана» (1905) хезмәтләрен дә күрергә мөмкин. Биредә шулай ук зур мәдәни әһәмияткә ия булган кулъязмалар җыентыгы куелган. Әлеге нөсхәдә Риза казыйның ХХ гасыр урталарында кулдан күчереп язылган әсәре дә бар.

Риза казый исеме барлык төрки-татар һәм мөселманнар арасында шөһрәт таба, бәһасез мирасы Русиядә мөселман мәдәнияте үсешенә зур өлеш кертә, хезмәтләре хәзерге көндә дә уку йортларында дәреслек вазыйфасын үти, дин эшлекләре, галимнәр тарафыннан өйрәнелә.

Күргәзмә 2019 елның 12 декабренә кадәр дәвам итәчәк.

        

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International