Скандинавия: карлы һәм салкын Төньяктагы Скади исемле алиһәнең җире

2019 елның 7 ноябре, пәнҗешәмбе

2019 елның ноябрь ае дәвамында Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең чит телләрдәге әдәбият бүлеге (Казан, К.Маркс ур., 36 йорт) барлык теләүчеләрне «Скандинавия: карлы һәм салкын Төньяктагы Скади исемле алиһәнең җире» дип исемләнгән китап күргәзмәсенә чакыра.

Күргәзмәгә Дания, Норвегия һәм швед авторларының инглизчә әдәби китаплары, инглиз һәм француз телләрендәге энциклопедияләрдән алынган мәгълүматлар, шулай ук Скандинавия телләрен өйрәнергә теләүчеләр өчен дәреслекләр, сүзлекләр һәм сөйләүлекләр куелган. Шулай ук күргәзмә кысаларында дөньякүләм танылган Норвегия рәссамы Эдвард Мунк иҗаты, фин архитекторы, модернист Алвар Аалто проектлары белән танышырга һәм танылган Дания физигы Нильс Борның кайбер фәнни эшләренең инглиз телендәге тезисларын укырга мөмкин.

Инглиз телендәге балалар әдәбияты танылган Дания язучысы Һанс Христиан Андерсенның тулы әкиятләр җыелмасы, шулай ук күпләрнең күңелен яулаган швед язучысы Астрид Линдгренның Сабый һәм Карлсон маҗаралары турындагы повестьлары белән тәкъдим ителә.

Өлкән яшьтәге укучылар игътибарына «Миллениум» сериясеннән хәзерге заман швед язучысы Стиг Ларссонның «Аждаһа татуировкалы кыз» һәм «Ут белән уйнаучы кыз» дигән популяр детектив романнары, шулай ук Норвегия классигы Генрик Ибсенның XIX гасыр ахырында аеруча танылган һәм яңгыраш алган «Курчак йорты» пьесасы инглиз телендә кызыклы булыр.

2019 елның декабрь ахырына кадәр Скандинавия илләренең әдәбияты, сәнгате һәм телләре белән танышырга теләүчеләрне көтеп калабыз. Рәхим итегез!

  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International