Китапханәдә каникуллар

2019 елның 7 ноябре, пәнҗешәмбе

2019 елның октябрендә, мәктәп каникуллары вакытында, Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең сәнгать бүлегендә (Казан, Театр ур., 5 йорт) Казан шәһәре Авиатөзелеш районының 10 һәм 14 гимназияләренең 2 сыйныф укучылары кунакта булды. Бу ике очрашу «Мәдәният киңлегендә үзара аңлашу» циклы кысаларында узды.

Очрашуның беренче минутларыннан ук балалар китапханә дөньясына әкияти сәяхәткә киттеләр. Гади һәм аңлаешлы формада аларга китапханә һәм анда «яшәүчеләр» турында сөйләделәр, китапханә турында табышмаклар чишәргә тәкъдим иттеләр. Балаларны сәнгать бүлеге фондындагы мавыктыргыч китаплар, ноталы басмалар һәм аудиовизуаль материаллар кызыксындырды.

Шулай ук укучылар Зарема Бурмистрованың авторлык курчаклары күргәзмәсе һәм Россиядә курчак театры тарихына багышланган китап күргәзмәсе белән таныштылар.

Уен формасында «Музыкоград» танып-белү, күңел ачу викторинасы үткәрелде. Әлеге викторина балаларга нота грамотасы нигезләрен искә төшерергә һәм белемнәрен ныгытырга, хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы, техника, әдәбият һ.б. өлкәләрдән кызыклы фактлар белән танышырга ярдәм итте. Викторина музыкаль шарадалардан, фантлардан һәм «Иң-иңнәр», «Табышмаклар», «Музыкаль сүзләр» кебек берничә конкурстан торды. Викторина ахырында нәтиҗәләр ясалды һәм җиңүчеләр билгеләнде.

Очрашу азагында балалар Евгений Шварц пьесасы буенча төшерелгән «Кар патшабикәсе» фильм-әкиятен карады.

Китапханәгә килгән укучылар һәм аларның әти-әниләре китапханәчеләрнең «Эзләнегез, кызыксыныгыз, иҗат итегез һәм, һичшиксез, китапханәгә йөрегез!» дигән чакыруына уңай җавап бирделәр.

  

  

  

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International