«Мәдәният» милли проекты кысаларында модель китапханәләр ачылышы

11 ноябрь 2019 ел., дүшәмбе

«Мәдәният» милли проекты кысаларында республикада беренче ике модель китапханә Кукмара һәм Яшел Үзән муниципаль районнарында 2019 елның 8 ноябрендә ачылды. Бу уңайдан узган тантаналы чараларда Татарстан Республикасы Милли китапханәсе вәкилләре дә катнашты.

Китапханәләрне яңартуга федераль бюджеттан 5-әр миллион сум акча бүлеп бирелгән. Әлеге акчалар китапханәне техник яктан җиһазландыруга, китап фондын тулыландыруга, электрон китапханә системаларына керүне оештыруга, алдан эшләнгән дизайн-проект нигезендә заманча интерьерлар булдыруга тотылган. Китапханә хезмәткәрләре белемнәрен камилләштерү курслары үткәннәр. Башкарылган эшләр нәтиҗәсендә ике китапханә дә хәзерге көн таләпләренә җавап бирә торган, заллары функциональ тирәлекләргә бүленгән, яңа җиһазлар куелган, уңайлы шартлар тудырылган мәгълүмати-мәдәни һәм аралашу үзәкләренә әверелгән.

Кукмара муниципаль районының Әсән-Елга модель китапханәсендә интерактив идән, зур телевизор, «Мини-шәһәрчек» дигән йомшак келәм һәм уңайлы урындыклар белән җиһазландырылган балалар тирәлеге, һәркем кереп карый алырдай ачык китапханә фонды оештырылган. Шулай ук биредә кечкенә укучыларга татар һәм рус телләрендә мультфильмнар карау, аудиокитаплар тыңлау мөмкинлекләре булдырылган. Бәхәсләр оештыру, түгәрәк өстәл артында сөйләшү, әңгәмәләр үткәрү өчен дә шартлар бар, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен махсус уку зонасы ясалган, начар күрүчеләр өчен Брайль шрифты белән басылган китаплар да куелган. Китапханәгә кереп заманча һәм куәтле компьютерлардан файдаланырга, алар ярдәме белән үзеңә кирәкле мәгълүматны табарга мөмкин.

Яшел Үзән муниципаль районының Бело-Безводное авылы модель китапханәсендә дә функциональ тирәлекләр барлыкка килде: уен урыны, видеозал, үз-үзеңне үстерү һәм аралашу зоналары, мастер-класслар үткәрү, аудиокитаплар тыңлау урыннары. Болардан тыш авыл китапханәсен яңа техник җайланмалар – музыкаль аппаратура, цифрлы микроскоп, виртуаль чынбарлык өстәлгән интерактив глобус, шулай ук электрон һәм аудиокитапларның бай фонды белән җиһазландырганнар, компьютерлар аша төрледән-төрле электрон ресурслардан файдаланырга була.

Кукмара һәм Яшел Үзән муниципаль районнарының мәдәни тормышында әлеге китапханәләр ачылу зур вакыйга булды. Тантаналы ачылышларда Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, районнар хакимиятләре, республиканың китапханәләр җәмәгатьчелеге вәкилләре, массакүләм мәгълүмат чараларыннан журналистлар катнашты. Кукмара муниципаль районының Әсән-Елга авылы халкын әлеге истәлекле вакыйга белән Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов, Татарстан Республикасы Милли китапханәсе хезмәткәрләре исеменнән фәнни һәм методик эшләр буенча директор урынбасары Ирек Һадиев котладылар.

Яшел Үзән муниципаль районының Бело-Безводное авылында узган тантаналы чарада Татарстан Республикасы мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова чыгыш ясады, ул әлеге милли проект кысаларында Россиянең төрле төбәкләрендә шушындый үзәкләр ачылуын искәртеп үтте. Татарстан Республикасы Милли китапханәсе исеменнән авыл халкын һәм һөнәрдәшләрен китапханәнең фәнни-методик бүлеге мөдире Люция Нәҗметдинова котлады. Татарстан Республикасы Милли китапханәсе көн дәвамындагы мәдәни программаны оештыруга да үз өлешен кертте. Китапханәнең укучыларга хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Эльвира Гыйльманова һәм хезмәткәре Альбина Хафизова Эдуард Успенскийның «Дядя Федор, пёс и кот» китабына нигезләнгән китапханә дәресе үткәрделәр.

  

  

  

  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования