«Гәүһәршад» китабын тәкъдим итү кичәсе

2019 елның 12 ноябре, сишәмбе

2019 елның 8 ноябрендә Казан шәһәрендәге Василий Аксёнов музей-йортында, Ольга Иванованың рус телендә басылып чыккан, Казан ханлыгы чорының шанлы да, фаҗигале дә тарихын чагылдырган «Гәүһәршад» («Гаухаршад») китабын тәкъдим итү кичәсе булды. Ул әле күптән түгел генә Татарстан китап нәшриятында дөнья күрде. «Гәүһәршад» – «Казан ханбикәләре» трилогиясенең икенче китабы, беренчесе – «Нурсолтан» тарихи романы – 2017 елда чыккан иде.

Китапны тәкъдим итүгә багышланган әдәби-музыкаль кичәдә нәшрият вәкилләре, күренекле язучылар, галимнәр, журналистлар, язучының туганнары һәм якыннары катнашты. Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү, китап туплау бүлекләре хезмәткәрләре дә кичәнең кызыксынучан тамашачылары булды.

Кичә барышында язучының тормыш юлын, иҗатын яктырткан чыгышлар музыкаль номерлар белән үрелеп барды.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International