Милли әдәбиятлар китапханәсе

2019 елның 15 ноябре, җомга

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең күргәзмәләр һәм мәдәни программалар бүлегендә (Казан, Кремль ур., 33 йорт) 2019 елның ноябрь аенда эшләячәк «Милли әдәбиятлар китапханәсе» дип исемләнгән экспозиция тәкъдим ителде. Әлеге күргәзмә 16 ноябрьдә билгеләп үтелүче Халыкара толерантлык көненә багышланган.

Күргәзмәдә күпмилләтле Россия язучыларының әсәрләре тәкъдим ителгән. Төрле халыкларның мәдәнияте һәм әдәбияты үзенең кабатланмаслыгы, үзенчәлеге белән аерылып тора. Биредә Мостай Кәрим, Чыңгыз Айтматовның искиткеч китаплары белән таныша, Рәсүл Гамзатовның шигърият дөньясына чума аласыз. Әлеге китаплар илебез әдәбиятын үстерүгә бәяләп бетергесез өлеш керттеләр.

Китаплар Россия халыкларының туган телләрендә тәкъдим ителгән, әсәрләрнең татар һәм рус телләренә тәрҗемәләре бар.

Күргәзмә киң катлау китап укучыларга тәкъдим ителә.

Рәхим итегез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International