ТР Милли китапханәсенең мәгълүмат ресурслары экскурсоводларга ярдәмгә

27 ноябрь 2019 ел., чәршәмбе

2019 нчы елның 26 ноябрендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең мәгълүмат-библиография бүлегендә (Кремль ур., 33 йорт) «Комфест»өстәмә һөнәри белем бирү уку үзәге экскурсоводлары өчен Мәгълүмат көне узды.

Экскурсоводлар китапханәнең мәгълүмат ресурслары белән таныштылар. Алар өчен китапханәнең электрон каталогыннан һәм башка белешмә-мәгълүмат ресурсларыннан мәгълүмат эзләү буенча киңәшләр бирелде. Тыңлаучылар игътибарына ТР Милли китапханәсе сайтының һәм ТР Милли электрон китапханәсе порталының виртуаль мәгълүмат ресурслары презентациясе тәкъдим ителде. Шулай ук «Казанның, Татарстанның истәлекле урыннары» темасын яктырткан Интернет челтәрендәге кызыклы мәгълүмати ресурсларга күзәтү ясалды. Шәһәрнең истәлекле урыннары һәм шәһәр буенча экскурсияләр үткәрү методикасы турындагы  мәгълүмати чыганаклар күргәзмәсе оештырылды.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования