Популяр җырчы белән очрашу

2019 елның 28 ноябре, пәнҗешәмбе

2019 елның 27 ноябрендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең сәнгать бүлегендә этно-популяр стильдә чыгыш ясаучы музыкант, җырчы Мубай белән очрашу кичәсе үткәрелде.

Мубай тәхәллүсе белән чыгыш ясаучы Илдар Мөбәрәкшинны татар дөньясында, бигрәк тә яшьләр арасында белмәгән кеше сирәктер. Заман сулышын тоеп иҗат итүче музыкант, үзенчәлекле тавышка ия җырчы әлеге кичтә татар халык җырларын һәм тамашачылар тарафыннан яратып кабул ителгән үз җырларын башкарды. Көтеп алынган әлеге очрашуга Мубайның иҗатын хөрмәт итүчеләр, заманча музыканы сөючеләр, җурналистлар, студентлар җыелган иде. Кичә тамашачыларның җырчы белән җанлы аралашуы рәвешендә барды. Җыр сөючеләр Мубайга бер-бер артлы сораулар яудырды. Ул аларга бик тапкыр җаваплар бирде. Җырчы үзенең балачак һәм яшьлек хатирәләре белән уртаклашты. Музыка һәм җыр дөньясына ничек килеп керүе, иҗатының иң кадерле мизгелләре турында сөйләде. Залның бик зур булмавы иҗатчыны тамашачысы белән тагын да якынайтты. Очрашу күңелләрдә якты тәэсир уятырлык, күтәренке рухта узды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International