Уңыш җыябыз

2 декабрь 2019 ел., дүшәмбе

2019 елның 1 декабрендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең чит телләрдәге әдәбият бүлегендә (Казан, К.Маркс ур., 36 йорт) нәниләр өчен чираттагы инглиз теле дәресе узды.

Инглиз телен сөюче кечкенә дусларыбыз кышның тәүге көнендә әкияти урман буйлап сәяхәтләрен дәвам иттеләр. Дәреснең иң башында балалар яңа санамыш өйрәнеп, бердән унга кадәр саннарны белүләрен ныгыттылар. Шаян рухта язылган балалар шигыре аларга бу эштә бик булышты.

Китапханә хезмәткәрләре балаларга «Җиләк-җимеш һәм яшелчәләр» дигән яңа тема тәкъдим итте. Төрле җиләк-җимеш һәм яшелчәләр ясалган төсле карточкалар ярдәмендә нәниләр яңа сүзләрнең төсен һәм формасын җиңел генә белеп һәм әйтеп, карточкаларны бер-берсенә тапшырып уйнадылар.

Дәрестә төсле буяулар белән эшләнгән күрсәтмәле әсбаплар һәм хәрәкәтле уенннар кулланылды. Музыка көенә балалар урман буйлап йөгереп йөреп, яшелчә һәм җиләк-җимешләр салынган серле капчыкларны эзләде. Бу сәяхәт исә табылган яшелчә һәм җиләк-җимешләрне санау һәм махсус биттә аларның рәсемнәрен буяу белән тәмамланды.

Дәрес барышында балалар үзара танышып дуслашты һәм бөтен иҗади биремнәрне уңышлы үтәп чыкты.

Нәниләр өчен инглиз теле дәресләре һәр якшәмбе көнне сәгать 11.00дә Карл Маркс урамы, 36 йорт адресы буенча уздырыла. Сезне дә көтеп калабыз!

Тел.: (843) 292-50-49, 292-25-20.

   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования