«Балкый Казанда Яңа ел утлары»

2 декабрь 2019 ел., дүшәмбе

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең икенче бинасындагы уку залында (Казан, К.Маркс ур., 36 йорт) яңа 2020 ел алдыннан вакытлы матбугат бүлеге хезмәткәрләре «Балкый Казанда Яңа ел утлары» дип исемләнгән күргәзмә оештырды. Аның белән 2019 елның 1 декабреннән 31 декабренә кадәр танышырга мөмкин.

Безнең Республика башкаласы Яңа елны каршылау өчен Россия халкы арасында аеруча популяр шәһәрләрнең топ-бишлегенә керә. Казанның үзенә җәлеп итә торган урыннарыннан берсе – Кремль Яр буе; шәһәрнең төп чыршысы да шуннан ерак түгел – ярның каршы ягында, «Казан» гаилә үзәге янында – урнаштырылачак.

Күргәзмәгә куелган газета-журналлар сәхифәләрендә  кызыклы Яңа ел мастер-класслары таба аласыз, ә Кыш бабай үзе яраткан тәмле ризыкларны әзерләргә өйрәтә.

Күргәзмәгә рәхим итегез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования