Мордовиядә узган фәнни-гамәли конференциядә катнашу

2019 елның 4 декабре, чәршәмбе

Мордовия Республикасының А.С.Пушкин исемендәге Милли китапханәсе оешуга 120 ел тулу белән бәйле чаралар кысаларында узган «Китап. Китапханә. Кешеләр. Технологияләр» дип аталган фәнни-гамәли конференциядә Татарстан Республикасы Милли китапханәсе хезмәткәре дә катнашты. Конференция 2019 елның 27 ноябрендә Саранск шәһәрендә булды.

Конференциягә мәртәбәле кунаклар – Мордовия Республикасының мәдәният, милли сәясәт һәм архив эше министры А.М.Чушкин; Россия дәүләт фәнни-техник китапханәсенең фәнни җитәкчесе, ЭБНИТ Халыкара һәм «Киләчәк китапханәләре» Милли ассоциацияләре президенты, «Фәнни һәм техник китапханәләр» журналының баш мөхәррире Я.Л.Шрайберг; Россия дәүләт фәнни-техник китапханәсенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре М.В.Гончаров; Санкт-Петербург дәүләт мәдәният институтының китапханә-мәгълүмат факультеты деканы В.В.Брежнева; «ЭйВиДи-систем» ҖЧҖ директоры В.В.Токмаков, «КС БАНК» идарәсе рәисе урынбасары И.В.Саванов һ.б. килде. Шулай ук Н.П.Огарёв исемендәге Мордовия дәүләт университеты, педагогика хезмәткәрләренең һөнәри осталыгын күтәрү үзәге «Педагог 13.ру», «Ростелеком» ГАҖ, «Мордовия Республикасының бердәм социаль картасы» ҖЧҖ хезмәткәрләре, Россиянең эре төбәк китапханәләре, шулай ук Мордовиянең республика һәм муниципаль китапханәләре, мәгариф оешмалары белгечләре катнашты.

Чара башланыр алдыннан Россиянең алдынгы китапханәләре, Мордовия Республикасы башкарма хакимияте органнары җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре, илнең электрон һәм телекоммуникацион компанияләре вәкилләре катнашында матбугат конференциясе узды.

Конференция барышында дөньякүләм мәгълүмат-китапханә инфраструктурасын үстерүнең төп юнәлешләре, фән һәм мәгарифне мәгълүмати тәэмин итүнең заманча чаралары, төбәк проектлары перспективалары турында фикер алыштылар. «Цифрлы трансформация», «Китапханә җитәкчеләре», «Ачык китапханәләрнең тәҗрибәсе һәм перспективалары», «Мәктәп китапханәләре» тематик секцияләре эшләде.

Татарстан Республикасы Милли китапханәсен фәнни-методик бүлекнең баш китапханәчесе Зуева Ольга Ивановна тәкъдим итте. Ул «Ачык китапханәләрнең тәҗрибәсе һәм перспективалары» секциясендә «Татарстан китапханәләренең туган якны өйрәнү эшчәнлегендә заманча өстенлекләр» дигән доклад белән чыгыш ясады. Секциядә китапханә хезмәткәрләре һәм чиктәш тармак вәкилләре эш нәтиҗәләре белән уртаклашты һәм алга таба үсеш векторларын тәкъдим иттеләр.

Конференция нәтиҗәләре буенча Мордовия Милли китапханәсе, «КС БАНК», «Мордовия Республикасының бердәм социаль картасы» ҖЧҖ һәм «ЭйВиДи-системалар» компаниясе арасында «электрон уку билеты» финанслы булмаган кушымтасын кертү турындагы Меморандумга кул куелды. Әлеге документ мәдәниятне цифрлаштыру өлкәсендә озак сроклы һәм үзара файдалы хезмәттәшлекне ныгытуга хезмәт итәчәк, электрон инновацияләрне гамәлгә кертү стратегиясен тормышка ашырырга мөмкинлек бирәчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International