Патентлар бүлегендә гамәли дәрес

2019 елның 4 декабре, чәршәмбе

2019 елның 4 декабрендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең патентлар бүлегендә (Казан, К.Маркс ур., 36 йорт) Казан фәнни-тикшеренү технология университетының 1 курс студентлары белән «Патент мәгълүматын эзләү. «Мимоза» эзләү системасы» темасына гамәли дәрес узды.

Россия Федерациясендә теркәлгән уйлап табуларны тулы текстлы мәгълүматлар базасында эзләү мөмкинлекләре белән дәрес барышында патентлар бүлеге хезмәткәрләре таныштырды. Студентлар үзләренең уку һәм фәнни-тикшеренү эшчәнлеге юнәлешләренә караган уйлап табуларны табарга өйрәнде. Сәнәгать милке федераль институтының (ФИПС) электрон ресурслары авторлык, интеллектуаль милек хокукларын яклау өлкәсендә хәзерге көндә бик мөһим һәм кирәкле фәнни-техник мәгълүмат чыганагы булып тора.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International