Милли китапханә «Татар кызы. Татар егете. 2019» бәйгесе җиңүчеләрен тәбрикләде

2019 елның 10 декабре, сишәмбе

Казан шәһәре мәгариф идарәсе «Татар кызы» бәйгесен 1999 елдан һәм, аңа 2006 елда «Татар егете» бәйгесен дә кушып, бу гомуми конкурсны уңышлы үткәреп килә.

Конкурсның максаты – мәктәп укучыларының иътибарын татар халкының мәдәниятен, әдәбиятын, тарихын ныклап өйрәнүгә юнәлтү, укытучыларның тәрбия эше сыйфатын күтәрү, сәләтле балаларны ачыклау.

2019 елның 9 декабре көнне Казанның В.И. Ленин исемендәге мәдәният сараенда «Татар кызы. Татар егете. 2019» шәһәр конкурсының финал этабы узды. Бәйгедә Казан шәһәренең төрле район этапларын җиңеп чыккан егетләр һәм кызлар көч сынашты. Финалга сайлап алынган 8 кыз һәм 8 егеткә өч сынау узарга кирәк иде – иҗади презентация белән чыгыш ясарга, татар драматургларының иҗатына багышланган проектны якларга, ТАССРның 100 еллыгы белән котлау тәкъдим итәргә.

Моннан тыш, жюри кызларның аш-суга осталыкларын бәяләде – конкурсантлар милли ризыклар тәкъдим иттеләр.

Бәйгедә катнашучылар сәхнәдә үзләрен күркәм милли киемнәрдә күрсәттеләр, халкыбызның тарихын, гореф-гадәтләрен яхшы белүләрен исбатладылар.

Башка күп дәүләт һәм җәмәгать оешмалары, матбугат басмалары редакцияләре белән беррәттән, Татарстан Республикасы Милли китапханәсе дә бәйгенең партнёры буларак чыгыш ясады.

Милли китапханә вәкилләре, финалга үткән егет һәм кызларны котлап, һәрберсенә китаплар бүләк итте, шулай ук аларга алга таба зур уңышлар теләде һәм күбрәк китап укырга, татар әдәбиятын яхшы белергә, Милли китапханәнең даими укучылары булып язылырга чакырды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International