Татарстан язучыларының Әдәби ел йомгакларына багышланган җыелышында катнашу

2019 елның 13 декабре, җомга

Әдәби ел йомгакларына багышланган җыелышта Татарстан Язучылар берлеге рәисенең еллык хисабын, Чаллы һәм Әлмәт язучылар оешмалары җитәкчеләренең чыгышларын, жанрлар буенча махсус докладлар тыңладылар, шулай ук докладлар буенча фикер алышу, бүләкләүләр һәм котлаулар булды.

Татарстан Язучылар берлегенең республикабыздагы китапханәләр белән актив хезмәттәшлек итүе, әдипләрнең матур әдәбиятны һәм башка төр әсәрләрне киң җәмәгатьчелеккә җиткерүдә, халыкның төрле даирәләре белән җанлы очрашулар оештыруда еш кына китапханәчеләр ярдәменә таянуы турындагы сүзләр берничә чыгышта яңгырады.

Җыелышта Татарстан Республикасы Милли китапханәсе вәкилләре дә катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International