Әдәби премияләр лауреатлары

2019 елның 28 декабре, шимбә

 Милли китапханәнең Күргәзмәләр һәм мәдәни чаралар бүлеге (Кремль ур., 33 йорт) яңа елны «Әдәби премияләр лауреатлары» дигән экспозиция белән ачып җибәрә. Анда дөнья, Россия һәм Татарстан премияләре лауреатлары булган язучыларның китаплары куелган. Күргәзмәнең максаты – җәмгыятьтә зур әдәбиятка кызыксыну уяту, китапны иҗтимагый тормышның тулы канлы катнашучысы итү.

Әдәби премияләр күп төрле. Алар җәмгыять оешмалары, хәйрия фондлары, аерым кешеләр  тарафыннан оештырыла. Бу премияләрнең һәрберсенең конкрет статусы яки сүз символы бар: гуманизм өчен, уңышлы дебют өчен, әдәбият яки аның тарихы үсешенә өлеш керткән өчен.

Нобель премиясе – әдәби премияләр арасында иң дәрәҗәлесе. Букер һәм Гонкур премияләре дә бөтендөньяга танылган. Күргәзмәдә «Большая книга», «Национальный бестселлер», «Ясная поляна» һ. б. дөнья, Россия һәм Татарстан премияләренә лаек булган китаплар урын алган. Бу китаплар Россиянең мәдәниятен баеталар. Е. Водолазкин, Д. Быков, З. Прилепин, В. Пелевиннар әдәби Олимпта үз урыннарын таптылар. Безнең күргәзмә җиңүче китапларны күрү, үзебез өчен танылган исемнәр ачу, дөньяга яңа караш, Россия һәм чит ил әдәбияты авторларының яңа стиле белән танышу мөмкинлеге бирә.

Татарстанның «Ел китабы», Тукай һәм Җәлил исемендәге, Державин премияләре шулай ук экспозициядә тәкъдим ителгән. Безнең күргәзмә хәзерге заманга аваздаш әдәбиятны ачыклар дип ышанабыз. Укыгыз, китап уку – кешене рухи яктан баета!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International