«Әдәби алан» клубының чираттагы утырышы

28 декабрь 2019 ел., шимбә

Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә эшләп килүче «Әдәби алан» клубының чираттагы утырышы 2019 елның 6 декабрендә узды.

Аланның кунагы интернетта киң танылган шагыйрә, җырлар авторы Гөлара Шәрипова булды.

Әдәби кичәне Татарстан Республикасы Язучылар берлеге рәисе урынбасары, шагыйрь Раил Гатауллин алып барды. Социаль челтәрләрдә үткәрелә торган онлайн-проект «Әдәби марафон» акциясе турында сөйләде, катнашырга чакырды.

Гөлара ханым үзенең тормыш юлы белән таныштырды, ничек шигырьләр иҗат итә башлавы турында сөйләде. Кичәдә аның иҗатташ дуслары Суфия Мостафина, Люция Аблеева һәм Марсель Шәрипов катнаштылар. Алар шагыйрәгә ихлас теләкләрен белдереп, иҗади уңышлар теләделәр.

Гөлара Шәрипованың шигырьләрен сәхнәдән, радиодан еш ишетергә мөмкин. Күп кенә шигырьләренә көйләр дә язылган.  Кичәдә үзешчән җырчы Сиренә Гатиятова Г. Шәрипованың сүзләренә Ирек Габдрахманов көй язган  «Баллы көзләрем» җырын башкарды.

Очрашуда авторның шигырьләре укылды. Һәр бирелгән сорауга Гөлара Шәрипова тулы, эчкерсез җавапларын ирештерде.

Кичә искиткеч җылы рухта узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования