Хью Делларның «Лексика һәм грамматика укытуга яңача караш» лекциясе булачак

2020 елның 16 гыйнвары, пәнҗешәмбе

2020 елның 27 гыйнварында Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең чит телләрдәге әдәбият бүлегендә (К.Маркс ур., 36 йорт) Лондоннан танылган укытучы-методист Хью Делларның «Better vocabulary outcomes. Teaching grammar lexically» дигән лекциясе булачак.

Хью Делларның дөньяның күп илләрендә төрле яшьтәге һәм төрле белем дәрәҗәсендәге укучыларга белем бирү тәҗрибәсе зур. Ул Бразилия, Мексика, Перу, Аргентина, Испания, Россия, Италия, Япония, Таиландта һәм башка күп кенә илләрдә һөнәри үсеш семинарларын алып барды. Спикерның киң профессиональ мәнфәгатьләре корпуслы лингвистика тикшеренүләре, инглиз теленең килеп чыгышы һәм аны халыкара аралашу теле буларак куллану, лексика һәм грамматика укытуда яңа алымнар һ.б. үз эченә ала.

Лекция инглиз телен өйрәнүчеләр, шулай ук чит тел укытучылары өчен дә файдалы һәм кызыклы булачак.

Үткәрү урыны:

К. Маркс ур., 36 йорт, Зур уку залы.

14.00 сәгатьтән 17.30 сәгатькә кадәр

Катнашучыларны теркәү 292-25-20, 292-50-49 тел. буенча башкарыла.

Керү уку билетлары буенча.

Чара инглиз телендә узачак.

Хью Деллар визитының якынча программасы 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International