Дөнья әдәбияты классикасы: сүз һәм образ

2020 елның 16 гыйнвары, пәнҗешәмбе

2020 елның гыйнвар аенда Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең чит телләрдәге әдәбият бүлеге (К.Маркс ур., 36 йорт) инглиз, алман, француз һәм төрек телләрендә дөнья әдәбияты шедеврларыннан китап күргәзмәсе тәкъдим итә.

Күргәзмә кысаларында укучылар игътибарына инглиз телендә бертуган Бронте әсәрләрен тәкъдим итәбез. Бу Шарлотте Бронтеның «Джейн Эйр» романы һәм Эмили Бронтеның тәхәллүс белән нәшер ителгән «Грозовой перевал» дигән бердәнбер романы. Америка язучысы Луиза Мэй Олкоттның «Маленькие женщины» романын шулай ук инглиз телендә укырга мөмкин. Авторның өлешчә балачак истәлекләре буенча язылган әсәрендә бертуган Маргарет, Джо, Бет һәм Эмми Марчның тормыш юлы тасвирлана.

Алман әдәбияты Э.М. Ремаркның «Три товарища» романы белән тәкъдим ителә. Китап - өч яшь егетнең Беренче бөтендөнья сугышында, сугыштан соңгы авыр тормышта ныгыган дуслыгы, иптәшлек турында. Һәм, әлбәттә,мәхәббәт турында... Алман телен белүчеләргә рус классикасыннан Л. Н.Толстойның «Анна Каренина» романы тәкъдим ителә. Уильям Фолкнер бу әсәрне, кайчан да булса язылган иң матур роман, дип саный.

Шулай ук, күргәзмәдә француз классик әдәбиятыннан Жорж Санд, Эмиль Золя, Ги де Мопассан әсәрләре белән таныша аласыз. Төрек телендә укучыларга «Королёк – птичка певчая»  романы - 1922 елда төрек язучысы Решат Нури Гюнтеки тарафыннан иҗат ителгән мәхәббәт турындагы китап -кызыклы булачак.

Инглиз язучылары Агата Кристи һәм Артур Конан Дойляның инглиз телендәге популяр детектив романнары да күргәзмәдә урын алган.

Әлеге күргәзмә киң катлам укучыларга тәкъдим ителә. чит телдәге әсәрләрне укырга, чит тел сүзләре белән сүзлек запасын тулыландырырга теләсәгез, 2020 елның гыйнвар ае дәвамында эшләячәк күргәзмә белән танышырга килегез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International