«Китапханә хәбәрләре»нең яңа саны

2020 елның 16 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Милли китапханәсе тарафыннан 1996 елдан бирле елга ике тапкыр татар һәм рус телләрендә нәшер ителүче «Китапханә хәбәрләре»–«Библиотечный вестник» фәнни-гамәли журналының чираттагы саны узган 2019 елның ахырында дөнья күрде һәм укучылары кулына барып иреште.

Журналның бу санын (2019. – №2 (48). – 96 б.) данлы Тукай ягы – Арча районы китапханәләре тарихын һәм эшчәнлеген әтрафлы яктырткан мәкалә ачып җибәрә. Алга таба Арча үзәкләштерелгән китапханәләр системасы китапханәләрендә хезмәт куючыларның язмалары урнаштырылган. Бу мәгърифәтле төбәкнең күренекле әдипләре һәм галимнәре, районның хәзерге мәдәни яшәеше, авыллардагы китапханәләрнең күркәм гамәлләре, «Каурый каләм» әдәби-иҗат берләшмәсе эшчәнлеге, китапханәләр үсешендә мөһим роль уйнаган шәхесләр турында мәгълүматлар шушы мәкаләләрдә бирелгән. «Әдәби сәхифә»дә Арча җирендә туып үскән шагыйрьләрнең иҗат үрнәкләре, алар турында кыскача белешмәләр тәкъдим ителә.

Театр елы уңаеннан «Истәлекле даталар» рубрикасында Татарстан Республикасы Милли китапханәсе сәнгать бүлеге мөдире М.В.Липачеваның, шушы китапханәдә сакланган китаби чыганакларга таянып, рус профессиональ театры барлыкка килүне тасвирлаган язмасы урын алган.

Журналда Таҗетдин Ялчыгол, Иван Крылов, Шәриф Байчура кебек күренекле шәхесләрнең тормыш юлын, иҗатларын, гыйльми хезмәтләрен, киңкырлы эшчәнлекләрен яктырткан мәкаләләр дә бар.

Халык шагыйре Разил Вәлиевнең азәрбәйҗан телендә Баку шәһәрендә «Көзге яңгырлар» китабы басылып чыгу уңаеннан Азәрбәйҗан Республикасы Фәннәр академиясе вице-президенты Иса Габиббейли тарафыннан язылган мәкалә дә, һичшиксез, журнал укучылар игътибарын җәлеп итәр.

«Республика китапханәләрендә», «Вакыт-Вакыйга», «Татарстан китапханәләре хакында вакытлы матбугат», «Чит илләрдәге хезмәттәшләребездә» һ.б. рубрикалардан да кызыклы һәм файдалы мәгълүмат алырга мөмкин.

Журналның электрон варианты белән Милли китапханәнең сайтында танышырга мөмкин (http://kitaphane.tatarstan.ru/rus/bull.htm).

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International