Китапханә юбилеена – яңа китап

2020 елның 22 гыйнвары, чәршәмбе

Шаһиәхмәтова Г.Г. Татарстан Республикасы Милли китапханәсе фондларында гражданнар матбугатына караган рус китабы (1709–1830): каталог / Г.Г. Шаһиәхмәтова; Татарстан Республикасы Милли китапханәсе; [фәнни мөхәррир Р.И. Вәлиев; җаваплы мөхәррир С.Р. Җиһаншина). – Казан: «Милли китап» нәшрияты, 2020. – 351 б.: рәс. – ТАССРның 100 еллыгына һәм Татарстан Милли китапханәсенең 155 еллыгына багышлана.

«Милли китап» нәшриятында «Татарстан Республикасы Милли китапханәсе фондларында гражданнар матбугатына караган рус китабы» («Русская книга гражданской печати в фондах Национальной библиотеки Республики Татарстан») каталогы дөнья күрде. Ул Милли китапханәнең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендәге рус һәм дөнья әдәбияты секторы фондларында сакланучы, XVIII гасыр һәм XIX гасыр башы рус гражданнар матбугаты басмаларын тасвирлап бирә. Әлеге каталогка кертелгән барлык басмалар китап ядкәрләре булып тора һәм, Россия Федерациясе халыкларының мәдәни байлыгы буларак, дәүләт тарафыннан саклана.

Гражданнар шрифты Россиядә гражданнар матбугаты китапларында 1708–1710 елларда Пётр I реформасыннан соң кулланыла башлый. Пётр патшага кадәр Россиядә мәгърифәт һәм белем бирүгә дигән бөтен акчалар, чаралар руханилар кулында булган. Бу шартларда Пётрга кадәр басылган барлык китаплар, нигездә, дини китаплар булып, дөньяви эчтәлекле китаплар бик чикләнгән күләмдә генә нәшер ителгән. 1708 елга кадәр нәшер ителгән рус китаплары славян шрифты белән басылган һәм аларны уку шактый авыр булган.

Пётр I чакыруы буенча, 3 елга аерым килешү төзеп, 1708 елның 1 гыйнварында Мәскәүгә Голландиядән китап басучылар килә. Алар берничә рус кешесен китап басу осталыгына өйрәтәләр һәм беренче китапны бастыруга керешәләр. Пётр патша беренче китап итеп 1690 елда Аугсбургта немец телендә бастырылган геометрия китабын сайлый. Тәрҗемә итү эшенә ул үзе дә катнаша һәм шактый төзәтмәләр кертә. Россиядә гражданнар шрифты белән бастырылган беренче китап 1708 елның 17 мартында дөнья күрә.

XVIII гасырда – XIX гасыр башында нәшер ителгән китапларның тематик составы бик күп төрле һәм үз чорының барлык өлкәләрен диярлек үз эченә ала: география, биология, медицина, математика, фәнни-гамәли характердагы басмалар, тарихи хезмәтләр, әдәбият һәм тел белеме, хокук буенча китаплар, рус һәм чит ил матур әдәбияты... Сәяхәтчеләр экспедицияләрдә Себернең аз үзләштерелгән җирләрен өйрәнгәннәр, Россия империясе чикләрен аныклаганнар, җир тирәли һәм махсус диңгез тикшеренүләрен үткәргәннәр. Россия һәм чит ил сәяхәтчеләренең көндәлекләрендә һәм кораб журналларында географик материал гына түгел, ә күләмле этнографик, астрономик, ботаник-биологик күзәтүләр дә теркәлгән. Әлеге язмаларны галимнәр генә файдаланып калмаган, уку йортларында махсус әсбаплар итеп тә кулланганнар.

Яхшы полиграфик сыйфат белән басылып чыккан каталогта XVIII гасыр һәм XIX гасыр башы рус гражданнар матбугатының китап ядкәрләре тематикасы ягыннан да һәм нәшриятларның да барлык төрлелегендә тәкъдим ителә. Бу басмалар, һичшиксез, тарихи һәм мәдәни әһәмияткә ия.

Каталог китапханә эше белгечләре, китап тарихчылары, филологлар, Россия һәм Татарстан Республикасы мәдәнияте тарихын өйрәнүчеләр өчен файдалы булыр.

  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International