Китапханәдә әдәби-театраль очрашу

2020 елның 22 гыйнвары, чәршәмбе

2020 елның 24 гыйнварында 13.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлегендә (Казан, Кремль ур., 33 йорт) Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артистлары белән очрашу – әдәби-театраль кичә булачак. «Тинчурин театры+» театраль проекты кысаларында узачак әлеге кичәдә язучы, драматург Зөлфәт Хәкимнең «Акча бездә бер букча» спектакле турында фикер алышу булачак. Әлеге проект әдәбият һәм сәнгать сөючеләрне театрга тагын да якынайту өчен эшләнә.

Очрашуда спектакльдән өзекләр дә күрсәтеләчәк, шулай ук тамашачылар арасында спектакльгә билет та уйнатылачак.

Кичәдә «Акча бездә бер букча» әсәренең авторы – танылган язучы, драматург, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Зөлфәт Хәким, спектакльдә төп рольләрне башкаручы актёрлар – Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов, Татарстанның атказанган артистлары Гөлназ Нәүмәтова, Алмаз Фәтхуллин, мәдәният һәм сәнгать әһелләре, журналистлар, китап укучылар катнашачак.

  

  

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International