Белемгә нигезләнгән икътисад

2020 елның 7 феврале, җомга

2020 елның 1 февраленнән 29 февраленә кадәр Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең чит телләрдәге әдәбият бүлеге (Казан, К.Маркс ур., 36 йорт) барлык теләүчеләрне «Белемгә нигезләнгән икътисад» дип аталган китап күргәзмәсенә чакыра.

Күргәзмәдә алдынгы илләр икътисады турындагы заманча әдәбият белән танышып була. Белем икътисады АКШта һәм өлешчә Европа берлеге илләрендә эшли. Икътисадның әлеге төре интеллектуаль эшчәнлеккә нигезләнгән, ә машина җитештергән матди байлыклар һәм хезмәт икенче планга күчә. Белемнәргә нигезләнгән икътисадта иң мөһиме – яңа белем генә булдыру түгел, ә шул белемне төрле өлкәләрдә файдалы куллану да. Шуңа күрә барлык теләүчеләргә, әлеге тема буенча инглиз, алман, француз һәм төрек телләрендәге басмалар белән беррәттән, хәзерге көн дөнья икътисадының торышы турында чит ил авторларының хезмәтләре, шулай ук бу төр икътисад моделендә мәгълүматның, югары технология һәм инновацияләрнең, кеше капиталының роленә багышланган китаплар белән дә танышырга тәкъдим итәбез.

Икътисад һәм чит телләр буенча белемнәрен киңәйтергә һәм ныгытырга теләүчеләрнең барысын да 2020 елның февраль ахырына кадәр көтәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International